Көмеш кыңгырау

"Җәйнең онытылмас мизгелләре - 2019"

Начало конкурса: 22 май 2019 - 10:29
1612
2
0

Көтеп алган җәй көннәре һәм каникуллар килеп җитте. Җәйне сез ничек уздырасыз, дуслар? Табигатькә чыгарга, агачлар һәм чәчәкләр белән хозурланырга, кошларны, бөҗәкләрне күзәтергә җай таптыгызмы әле? Әле соң түгел, тик табигатькә чыкканда фотоаппарат яки телефоныгызны алырга онытмагыз. Без сезне яңа фотобәйгегә катнашырга чакырабыз.

Бәйгенең шартлары:

  1. "Җәйнең онытылмас мизгелләре - 2019" фотобәйгесендә катнашу өчен җәй күренешләре фонында үзегезне чагылдырган фотоларны 2019 елның 1нче августына кадәр безнең сайтыбызга урнаштырырга кирәк.
  2. Исем-фамилиягез, яшегез, укыган яки эшләгән урыныгыз турында мәгълүмат язарга кирәк (мәгълүматны татар телендә һәм татар хәрефләрен кулланып язу мәҗбүри). Фотогызны үзенчәлекле аңлатма белән тәкъдим итсәгез, тагын да яхшырак.
  3. Фотолар 2019 елның 1нче августына кадәр кабул ителә. Сайтта тавыш бирү 2019 елның 12нче июненән 1нче сентябренә кадәр булачак.
  4. Җиңүчеләр сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Сайтта иң күп тавыш (лайклар) җыйган ун фото «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломына ия булачак, иң уңышлы фотолар газетабыз битләрендә урын алачак. Редакция бәйгегә килгән барлык фотоларны да газетада һәм сайтта иллюстрация рәвешендә (авторын күрсәтеп) куллану хокукына ия.
  5. Бәйгедә катнашучыларның бер-берсенә ихтирамлы булуы, негатив комментарийлар язмавы һәм гадел рәвештә тавыш җыюы сорала.
  6. Фотобәйге турында яңалыклар, катнашучылар турында мәгълүмат Вконтактедагы һәм инстаграмдагы төркемнәребездә яктыртылып барачак. Шуңа бу төркем яңалыкларын күзәтеп барыгыз.
  7. Редакция бәйге дәвамында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хокукына ия.
Реклама
Поделиться:
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 12 июнь 2019 - 12:23
    Без имени
    Гафурова Диляра👍🏻
  • 12 июнь 2019 - 10:08
    Без имени
    Гафуровы 🙏🏻