Көмеш кыңгырау

«Тукай шаккатыр иде»

Начало конкурса: 16 март 2021 - 15:01
1763
0
0

«Тукай шаккатыр иде» бәйгесенә видеолар һәм рәсемнәр кабул ителә.

Быел Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Әгәр шагыйребез безнең заманга килеп чыкса, ул әлбәттә, күп нәрсәгә гаҗәпләнер иде. Соңгы гасыр эчендә тормыш танымаслык булып үзгәргән. Егерме беренче гасырга эләксә, Тукаебызны иң шаккатырганы нәрсә булыр иде икән? Сезгә шуны күзаллап карарга тәкъдим итәбез.

«Тукай шаккатыр иде» бәйгесенә видеолар һәм рәсемнәр кабул ителә.

Бәйгенең өченче номинациясе дә бар. Ул «Тукайга хат» дип атала.

Катнашучыларның яше 7дән 17 яшькә кадәр.

Һәр юнәлеш буенча 1-3 урыннар билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, катнашучыларга дипломнар бирелә. Килгән эшләрнең сыйфатына карап жюри номинацияләр буенча җиңүчеләр билгели ала һәм алар җиңүче дипломына лаек булачак.

Бәйгенең үткәрелү вакыты - 16.03.2021 - 26.04.2021

Бәйгенең шарты - «Көмеш кыңгырау» газетасына язылу.

Катнашу өчен рәсемне яки видеоны газетага язылу турындагы квитанция белән бергә komesh_k@list.ru почтасына «Бәйгегә» дип язып җибәрергә кирәк.

Реклама
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: