Көмеш кыңгырау

"ТУКАЙ ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ" фотобәйгесе

Начало конкурса: 18 март 2019 - 11:40
13597
28
0

Чираттагы фотобәйгебез «Тукай дөньясына сәяхәт» дип атала. Фотобәйгедә 3 яшьтән 12 яшькәчә балалар катнаша ала.

БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ
1. Габдулла Тукайның кайсы да булса әсәренә иллюстрация ясарга. Ул рәсем яки кул эшләнмәсе (поделка) булырга мөмкин.

2. Әлеге иллюстрацияне фотога төшереп сайтыбызга урнаштырырга кирәк булачак.
3. Баланың исем-фамилиясе, яше һәм кайдан икәне - шәһәре яки авылы, балалар бакчасы, төркеме; мәктәбе, сыйныфы күрсәтелергә тиеш.

4. Вконтактедагы төркемебезгә (https://vk.com/public86120713) язылу һәм "Көмеш кыңгырау" газетасының инстаграм битенә (https://www.instagram.com/komesh_kingiray/) язылган булу шарт.

5. Фотография яхшы сыйфатлы булырга тиеш.

6. БӨТЕН ШАРТЛАРНЫ ДА ҖЕНТЕКЛӘП УКЫП ҮТӘВЕГЕЗ СОРАЛА.

ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БИЛГЕЛӘҮ

1. Сайтта тавыш бирү (лайклар) буенча унлыкка кергән фотолар «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломына ия булачак, иң уңышлы фотолар шулай ук газета битләрендә урын алачак.

2. Редакция фикере буенча иң уңышлы фотолар арасыннан 3-7 яшьлек катнашучылар һәм 8-12 яшьлекләр арасында берәр җиңүче урын билгеләнәчәк, алар дипломга һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак.

3. Бәйгегә эшләр 18 марттан 26 апрельгә чаклы кабул ителә. Нәтиҗәләр 29 апрельдә билгеле була. Сайтта тавыш бирү 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.