Көмеш кыңгырау

«Саумы, мәктәбем!»

Начало конкурса: 15 август 2019 - 14:10
5756
5
0

1нче сентябрьне ничек итеп көтүегезне, портфельгә дәфтәрләрне тутырып куеп, форманы ничә мәртәбә киеп каравыгызны хәтерлисезме? Ә бүгенге балалар яңа уку елын шулай ук сөенеп көтәме? Сез яки сезнең балаларыгыз өчен 1нче сентябрь, яңа уку елы, гомумән, мәктәп нинди ул?

Бу көнне кичергән хисләрегезне безнең белән дә уртаклашыгыз әле.

Мәктәп, яңа уку елы, 1нче сентябрь белән бәйле иң яраткан фотоларыгызны «Саумы, мәктәбем!» фотомизгелләр бәйгесендә көтеп калабыз. Үз фоторәсемнәрегез, шулай ук сезнең балалар яки оныкларыгызның фотолары белән катнашырга мөмкин.

Сезнең фотосурәтегез сайтта урнаштырылачак, анда иң ошаган фото өчен тавыш бирергә мөмкин булачак. Һәр катнашучыга сертификат, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр биреләчәк. Җиңүчене тавыш бирү юлы белән билгелибез. Бәйге 31нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фотоларны:

1. Электрон почтага: komesh_k@list.ru
2. Вконтактеда шәхси хатта: https://vk.com/komesh
3. Инстаграмда директка: https://www.instagram.com/komesh_kingiray/

4. Сайтка http://chelny-rt.ru/contest/saumy-mktbem юлларга мөмкин.

Исем-фамилиягез, яшегез, авыл/шәһәрегез турында мәгълүмат язарга кирәк (мәгълүматны татар телендә һәм татар хәрефләрен кулланып язу мәҗбүри). Фотогызны үзенчәлекле аңлатма белән тәкъдим итсәгез, тагын да яхшырак.

Фотобәйге турында яңалыклар, катнашучылар турында мәгълүмат Вконтактедагы (https://vk.com/public86120713) һәм инстаграмдагы (https://www.instagram.com/komesh_kingiray/) төркемнәребездә яктыртылып барачак. Шуңа күрә бу төркем яңалыкларына язылырга кирәк булачак. Җиңүчене билгеләгәндә, моңа аерым игътибар итәчәкбез.

Реклама
Поделиться:
Комментарии (5)
Осталось символов:
  • 18 сентябрь 2019 - 10:52
    Без имени
    Әйдәгез, дуслар! Алга , алга бары тик алга. Яңа үрләргә, җиңү яуларга!!!
  • 11 сентябрь 2019 - 07:36
    Без имени
    Рэхмэт "Көмеш кыңгырауга"! Шундый матур, куңелле бәйге оештырганга!Уңышлар барчагызга!!!
  • 11 сентябрь 2019 - 06:36
    Без имени
    Дусларым! Сезгә уңышлар һәм дә яхшы билгеләр!
  • 9 сентябрь 2019 - 12:47
    Без имени
    Кызлар, малайлар. Әйдәгез алга, җиңү яуларга. Барыбыз да тырышабыз.
  • 8 сентябрь 2019 - 11:37
    Без имени
    Кадерле дусларым! Сезгə яңа уку елында зурдан-зур уңышлар телим.