Көмеш кыңгырау

Көзнең күңелле мизгелләре

Начало конкурса: 1 октябрь 2018 - 08:28
2688
1
0

«Көзнең күңелле мизгелләре» фотобәйгесе
Бәйге балаларның эстетик һәм экологик тәрбиясен үстерү максатында үткәрелә.
Фотобәйгегә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларның фотосурәтләре кабул ителә.
Шартлары:
1.Фотода көзге табигатьнең матурлыгы фонында балаларның көзге уеннары, эшләре, мавыгулары күренергә тиеш.
2.Фотоның кызыклы исем белән аталуы игътибарга алыначак.
3.Баланың исем-фамилиясе, яше һәм кайдан икәне күрсәтелергә тиеш.
4.Фотография зурлыгы 480*360 үлчәменнән ким булмаска ә авырлыгы 1 Мб тан артмаска тиеш.
Иң шәп фото (1 нче урын) газетабызның беренче битендә урын алачак. Сайтта тавыш бирү (лайклар) буенча беренче бишлеккә кергән фотолар бәйге нәтиҗәләре ясалган сәхифәбезгә кертеләчәк.
Җиңүчеләр (1-3 нче урыннар) "Көмеш кыңгырау" республика балалар газетасының дипломына ия булачак.
Фотолар 15 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Бәйгенең нәтиҗәләре 1 нче декабрьдән дә соңга калмый игълан ителәчәк.
Электрон варианттагы сертификатлар тапшырылачак.

Реклама
Поделиться:
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 октябрь 2018 - 20:40
    Лиана29
    Балалар бакчасында бик кунелле.