Көмеш кыңгырау

«Кызык таптым - төшердем»

Начало конкурса: 8 декабрь 2020 - 11:13
1404
0
0

«Кызык таптым - төшердем» яшь режиссерлар бәйгесендә катнашырга чакырабыз.

Бәйгедә катнашу өчен Тикток форматында кызыклы видео төшереп, komesh_k@list.ru почтасына «Видеобәйгегә» дип юлларга кирәк.

Катнашучылар - мәктәп укучылары. Видео эчтәлеге (мәгънәле һәм үзенчәлекле булуы) һәм сыйфатына карап бәяләнәчәк. Темасы чикләнмәгән.

Видеоның озынлыгы 3 минуттан артмавы хуплана.

Җиңүчеләрне жюри билгеләячәк. Шулай ук социаль челтәрләрдә популярлыгы буенча да җиңүчеләр билгеләнер.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр, катнашучыларга дипломнар биреләчәк. Бәйге 2021 елның февраленә кадәр дәвам итә.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
Реклама
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: