Көмеш кыңгырау

«Бергәләп өйрәник»

Начало конкурса: 30 апрель 2019 - 13:56
2393
2
0

Кадерле дуслар! Сезне «Бергәләп өйрәник» мастер-класслар фотобәйгесендә катнашырга чакырабыз. Фотобәйгедә 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала.

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

  1. Нинди дә булса кул эшләнмәсе ясарга. Ул төрле ысуллар (техникалар) ярдәмендә ясалган уенчык, сувенир яки файдалы кирәк-ярак булырга мөмкин.
  2. Эш барышын чагылдырган текст һәм фотоларны сайтыбызга урнаштырырга кирәк булачак. (берничә фото)
  3. Баланың исем-фамилиясе, яше һәм кайдан икәнлеге - шәһәре яки авылы, балалар бакчасы; мәктәбе, сыйныфы күрсәтелергә тиеш.
  4. Текстны һәм бала турында мәгълүматны татар телендә һәм татар хәрефләрен кулланып язу мәҗбүри.
  5. Бәйгедә катнашучыларның бер-берсенә ихтирамлы булуы, негатив комментарийлар язмавы һәм гадел рәвештә тавыш җыюы сорала.
  6. Сайтта иң күп тавыш (лайклар) җыйган ун фото «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломына, калганнар катнашучы дипломына ия булачак, иң уңышлы эшләр газетабызның 8нче битендә урын алачак.
  7. Бәйгегә эшләр 2019 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр кабул ителә.
  8. Тавыш бирү 2019 елның 30нчы июненә кадәр дәвам итәчәк.
  9. Редакция бәйгегә килгән фотоларны газетада һәм сайтта иллюстрация рәвешендә (авторын күрсәтеп) куллану хокукына ия.
Реклама
Поделиться:
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 16 май 2019 - 09:39
    Комеш Кынгырау
    Хөрмәтле катнашучылар! Бәйгегә эшләрегезне җибәрүегез өчен рәхмәт. Бу бәйгенең үзенчәлеге шунда - монда кул эшләнмәсенең үзен генә түгел, аны ясау процессын да фотога төшерергә кирәк!!! Валиева Айгуль, Минһаҗетдинова Чулпан, яңадан төшереп куегыз әле.
  • 14 май 2019 - 20:13
    Без имени
    мин балалар бакчасында эшлим. Балалар белән төрле эшләнмәләр эшләргә яратам. Безнен бакчада һәр эш атнасынын үз атамасы бар. менә бу атнаның атамасы "Бөҗәкләр" дип атала . Шул темага багышлап без эшләнмә (подделка) эшләдек. Бу эшләнмәнен исеме " Алма корты" (гусеница) дип атала. Бу эшләнмә төсле кәгазьдән эшләнә. 1. башта ак биткә зур яшел яфракны ябыштырабыз. 2. яшел яфрак өстенә сары түгәрәк (баш), ә аннары калган төсле кечерәк түгәрәкләрне рәттән ябыштырабыз. 3. сары түгәрәк өстенә ике кечкенә кара түгәрәк (күз), ә аннары ике тар гына кәгазь кисәге (мыекча) ябыштырыла. менә безнең эшләнмәбез әзер. Сезгә бу эш ошар дип уйлыйбыз.