Редактор

Редактор

19.01.2018 11:11

Буада

Тапшырылмаган хатлар

Шәһәрдә яшәүче Клара Ионовага сугыш бетеп 72 ел үткәннән соң әтисе Салих фронттан язган хатларны беренче мәртәбә кулына алырга насыйп булды. Моңарчы ул аларның барлыгын башына да китермәгән. Яу кырында башын салган солдатның 83 яшьлек кызы бүген мондый “очрашуга” күз яшьләрен тыя алмый шатлана да, нигә хатлар миндә түгел, дип ачыргалана да.

Хатларның төп нөсхәлә-рен ул, кызганыч, туган якны өйрәнү музеенда гына кулына тотып карый алды, чөнки  “өчпочмаклар” – фонд экспонатлары. Бүлек мө-дире Альберт Гарипов әйтүенчә, аларны музейдан алып чыгарга рөхсәт ителми. Әтисенең нибары берничә ай гомерен тасвирлаган, пуля яңгыры астында ятканда да Буада калган якыннары турында кайгыртып язган хатларының күчермәләре дә кадерле Клара Салиховна өчен. Ә күңелне тетрәндергеч бу тарих болай башлана. Республикада игълан ителгән “Сугыш еллары хатлары” тарихи акциясе кысаларында  туган якны өйрәнү музее “Солдат хатларын укыйбыз” дигән кичәләр оештыра. Шуларның бер-сендә музейга кунакка килгән укытучылар, укучылар Салих Риза улы Сайкинның 1942 елның 15 октябрендә Норлат авылына туганы Камәриягә юллаган хаты белән танышалар.  Тик аның иясенең тормыш юлы турында мәгълүмат кына юк. Шунда  шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең тарих укытучысы Нина Казакова сүз туганының әтисе турында баруын аңлап ала һәм аны шатландырырга ашыга. “Мин синең әтиеңне таптым”, дип ишеген шакый ул Клара Салиховнаның.

– Шул гомер үткәннән соң аның хатларын кулга алганда, чыннан да, әтиемнең үзен күргәндәй булдым. Бу хакта Екатеринбург шәһәрендә яшәү-че хәрби улым Сергейга да хәбәр иттем. Бик шатландык. Минем бар булган хатирәләрем яңарды. Аннан өч бала яшьли калдык без. Әтием укытучы, бик укымышлы һәм әйбәт кеше иде. Ул яу кырына китеп өлгерде, ә аннан укытучыларны сугышка алмый башладылар, – ди ул күз яшьләрен сөртеп. Әтиләре киткәндә кеше фатирында яшәп калалар. Аннан әнисенең әнисе аларны да, шулай ук өч баласы белән икенче кызын да үзе янына сыендыра.

–  Соңрак әнием Раиса Васильевна Горький исе-мендәге мәктәпкә техник хезмәткәр булып эшкә керде. Безгә шунда яшәргә бер почмак та бирделәр. Бик авыр иде. Әтинең үле хәбәре килгәннән соң пенсия түли башладылар, – дип балачак ха-тирәләрен барлый ул. “Похоронканың” кайчан килгәнен генә хәтерләми, шулай ук әтисенең сугышка киткән көнен дә. Моны Салихның туган авылына әнисенә, туганнары Рәйханага, Камәриягә язган хатларыннан чамаларга була. Хатларның берсендә 1942 елның 29 маенда Буадан Казанга чыгып китүен язган ул. Аннан Сталинск (бүген Новокузнецк) шәһәрендә укуларда булып, август аенда сугышка керә. Музейда сакланган соңгы хаты 1943 елның гыйнварында язылган. Ул апасына адресланган. “Монда җылы өй дә, җәйгән урын да юк. Булса, җилсез ышык, булмаса, анысы да юк. Үзем хәзергә исән-сау, киләчәген белеп булмый. Бу хатны алуга үз тормышың, абый, Фәхри, безнең бала-чагаларның тормышы турында белдереп хат яз” дигән юллар бар. Ул барлык хатларында гаиләсен кайгырткан, аларның хәлләрен сорашкан, кайсында аларны очрашканда кочаклап үбәргә, икенче берсендә хәлләрен бераз булса да җиңеләйтү өчен авылга кайтып яшәргә кушкан. Раяга, балаларына атап русча язылганы да бар. Анда ул якыннарын һәрвакыт йөрәгендә йөртүен язган. Нигә шундый җылы, мәхәббәтле хатлар  гаиләсенә юлланмаган соң?

– Әнием укый-яза белми иде.  Без – кечкенә. Шу-ңа туганнарына язгандыр, – ди Клара апа.  Хатларны нигә музейга тапшырулары хакында сорар кеше юк бүген. Аларның эчтәлекләре гаиләсенә җиткерелгәндер, дигән ышаныч зур. Чөнки Камә-рия Салихның гаиләсе белән аралашып яшәгән.

– Ул безгә гел ярдәм итте. Миңа күлмәк, күчтәнәч-ләр, бакчасында үстергән нигъмәтләрне алып кил-гәне хәтердә, – ди Клара Салиховна бүген дә аңа рәхмәтле булып. Менә шундый язмыш. Әнисе, ир туганнары рухларына  әтисенең кайгыртулы хатларын ул догалары аша җиткерер.

Буа районы сайтыннан.

19.01.2018 11:05

Кукмарада

Өлге авылы китапханәсендә бик матур кичә - “Башваткыч” уены булып узды. Тормыш- көнкүреш сферасында балаларның белемнәрен арттыру, гаиләләр дуслыгын ныгыту максатыннан оештырылган иде бу чара.  Башваткычның тормышчан сораулардан төзелуе катнашучыларга да, тамашачыга да кызыклы булды. Тамашачылар да читтә калмады. Алар өчен дә кызыклы сораулар әзерләнгән иде.  Уенда катнашырга чакырылган өч гаилә арасында барган кызыклы да, киеренке дә көрәштә Гарифуллиннар гаиләсе җиңү яулады. 

19.01.2018 10:48

Актанышта

 

Актаныш үзәк балалар китапханәсе

үзенең  китап укучыларын яңа елда

яңа китаплар белән танышырга, укырга чакыра.

  Бүгенге көндә  китапханәбезгә күп исемдә

балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч

китаплар кайтты. Арада аеруча балалар

яратып укый торган Дж. Роулингның 

 бездә булмаган яңа китабы, исемен

язмыйбыз, сер булып калсын,

һәм башка бик күп кызыклы, мавыктыргыч

китаплар  кайтты. Алар инвентарьга

алынып, китап киштәләрендә сезне көтә,

кадерле китап укучыларыбыз.

 

19.01.2018 10:41

Мөслимдә

Мөслим районы Югары Табын авылы китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Һәм РСФСРның М. Горький исемендәге премия иясе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Кеше күңеленә юл салып...” китап укучылар конференциясе үткәрелде. Чыгышлар презентация белән әзерләнгән иде. “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсе анализланды. Зур эмоциональ көч, фәлсәфи тирәнлек белән сугарылган әсәр укучыларның күңелләрендә тирән эз калдырды", - дип язган Үзәкләштерелгән китапханәнең мәдәният бүлеге.

19.01.2018 10:29

Фестиваль-конкурс «Талантливый город» на кубок Мэра города

Стартует приём заявок Открытого творческого фестиваля - конкурса

«Талантливый город» на кубок Мэра города

«Молодёжный центр «Шатлык» при поддержке Мэра г. Набережные Челны организует и проводит Третий открытый творческий фестиваль-конкурс «Талантливый город».

«Талантливый город» готов принять всех жителей города, желающих продемонстрировать свои таланты! «Талантливый город» – открытая площадка для общения и творчества, где каждый сможет поделиться со зрителями своим искусством и частичкой души!

31 января и 1 февраля в молодёжном центре «Шатлык» пройдут отборочные туры – поспешите подать заявку. А уже в марте состоится Гала-концерт, где пройдет торжественная церемония награждения лауреатов и будет вручен главный приз победителю фестиваля – «Кубок Мэра» г. Набережные Челны.

Заявки на участие принимаются до 29 января по электронной почте Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript с указанием в теме письма «Талантливый город».

Тел.: (8552) 39-94-85

Положение и форма заявки расположены здесь: Сайт МАУ «МЦ «Шатлык»: http://mc-shatlyk.ru/startuet-priyom-zayavok-na-uchastie-v-fes/ Группа в ВКонтакте: https://vk.com/wall-35146095_2148

Мероприятие реализуется МАУ «МЦ «Шатлык» при поддержке отдела по работе с молодёжью управления образования и по делам молодёжи Исполнительного комитета города Набережные Челны.

19.01.2018 09:37

Киез итек бәйрәме

Чаллыда "Түбән Кама" милли паркында, урман буенда

"Киез итек бәйрәме" узачак.

Бәйрәм программасы шактый кызыклы. Анда һәркем үз 

һөнәрен күрсәтеп катнаша ала. Әммә гадәти булмаган

киез итек киеп килүчеләргә аеруча игътибар бирелә.

Андыйларны шәп бүләкләр көтә. Биредә киез итек басучылар

үз товаларын тәкъдим итәчәкләр. Үз киез иткләрен Чаллы

осталары гына түгел, Татарстанның һәм күрше

республикаларның итек басучылары да алып киләчәк.

Чара уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барачак.

 


 

Шулай ук бәйрәмгә килүчеләрне "Узган елның кары ява"

дигән әкияти интерактив чара да үзенә җәлеп итәчәк.

Тамашада урман эченнән төрле җен-пәриләрнең,

хайваннарның килеп чыгуы көтелә.

"Киез итек бәйрәме"ендә кече-зоопарк,

кул эшләре күргәзмәләре эшләячәк.

Шулай ук чаңгыда, чанада шуу өчен

мөмкинлекләр тудырылачак.

http://tatar-inform.tatar

 

17.01.2018 12:47

“Кече Ватаным” республика фотопроекты старт алды

“Кече Ватаным” республика фотопроектының старты игълан ителде

 Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге (РГО РТ) “Кече Ватаным” республика фотопроектының стартын игълан итте. Бәйгедә 22 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнаша ала, җиңүчеләрнең эшләре Казанда күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

Оештыручылар куйган төп максат фотосурәтләр ярдәмендә туган якның георгафик һәм тарихи матурлыгына игътибар юнәлтүдән гыйбарәт. Татарстанлылар үзләренең эшләрен электрон форматта һәм А4 форматында бастырырга яраклы булган сыйфатта 2018 елның 28 февраленә кадәр тапшыра алалар. 1 марттан 31 мартка кадәр экспертлар эшләрне карап, үзләренең карарларын чыгарачаклар.

Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнәчәк: “Туган як табигате”, “Кече Ватаным архитектурасы”, “Туган ягымның истәлекле урыннары” һәм “Туган ягымның гореф-гадәтләре”. Бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә – рәхмәт хатлары, ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

“Бәйге беренче тапкыр уздырыла, - дип сөйли Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе Андрей Агарков. – Фотокүргәзмә Казанда үткәреләчәк, аннары районнарга китәчәк”.

“Кече Ватаным” фотопроекты җиңүчеләрен бүләкләү һәм иң яхшы эшләрне күрсәтү 15 апрельдән дә соңга калмыйча башкарылачак. Нигезләмә белән “ВКонтакте” социаль челтәрендә Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге битендә танышырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар, Екатерина Виславская).

17.01.2018 12:42

Шиһабетдин Мәрҗәни портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар

 (Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанлылар танылган дин эшлеклесе, татар тарихчысы һәм агартучы Шиһабетдин Мәрҗәни портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар сатып ала алалар. Аның тууына 200 ел тулу уңаеннан махсус штемпель басу тантанасы “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында үтте.

Конвертта сурәтләнгән Ш.Мәрҗәни портретын 1898 елда рәссам Виктор Федоров ясаган. Картина “Хәзинә” галереясында башка рәссам, Ш.Мәрҗәни портретларын ясау белән дан тоткан Бакый Урманче эшләре белән янәшә куела.

Истәлекле акция ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм “Татарстан почтасы” Федераль почта элемтәсе идарәсе инициативалары белән оештырылды. Алдан шушы рәвешле, маркалар һәм почта блоклары форматында, очучы Михаил Девятаев, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты һәм 2013 елгы Универсиада символлары сурәтләре мәңгеләштерелде.

Конвертка баса торган махсус күчермә штемпель җитештерелгән – түләү билгесе маркага куела. Конвертлар 250 мең данә тираж белән чыккан, шуларның 2 меңе Казанда сатылачак. Аларга штемпельны Кремль ур., 8 адресы буенча куйдырырга мөмкин. “Календарьның беренче көне штемпеле басылганда, бик сирәк экземплярлар барлыкка килә. Конвертлар җыючы филателистлар һәр чыгарылышны бик көтәләр”, - дип сөйләде “Татарстан почтасы” Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Регина Кузнецова.

Әлеге конвертларда хатлар алучылар, портретка карап, әлеге күренекле кешене – Шиһабетдин Мәрҗәнине хәтерләрләр, аның турында укырлар, дип уйлыйм”, -диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков.

ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм “Хәзинә” Милли сәнгать галереясы мөдире Анна Романова беренче конвертларга штемпельләр бастылар, аларны имзаладылар һәм бер экземплярны галереяга бүләк иттеләр.

Искәртергә кирәк, алдан ТР Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗәни һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылды.

 

17.01.2018 12:30

Бүген “Черек күл”дә

 Бүген казанлылар “Черек күл” паркындагы шугалакка килеп, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алалар. Спорт кирәк-яраклары прокаты һәм кафеның бер көнлек кереме “Зәкят” хәйрия фондына күчереләчәк.

Акция “Игелекле Казан” проекты кысаларында уздырыла. Тимераякларны прокатка бирү пункты 13.00 сәгатьтә ачыла, 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр биредә фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак. Тәнәфес вакытларында “Игелекле фудтрак” фургонында сыйланырга мөмкин булачак, аның да көнлек кереме хәйриячелек максатларында файдаланылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

“Игелекле Казан” проекты шәһәр үсешенең 12 өстеленкле юнәлешләренең берсе булып тора һәм хәйриячелек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Проектта тикшерелгән хәйрия фондлары, социаль ориентирлашкан оешмалар һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша.

17.01.2018 11:22

«Тарих эзләреннән» V Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенә гаризалар кабул ителә!

 

 

 
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 108