«Чи-чи» маҗаралары

16.04.2018 10:49 | УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ Печать

 

Утырганда без класста,

Җөмлә төзеп, тынычлап.

Үтеп китте каршыдан

Түгәрәк, йомшак бер тычкан.

 

Тынлыктан файдаланып,

Ул бераз батырайды.

«Чи-чи», «хи-хи» – дип чинап,

Бер тишектән югалды.

 

Ярый әле Гөлия 

 Бу хәлләрне күрмәгән.

Чебен тимәс чер итеп,

Сикергәләп йөрмәгән.

 

Менә икенче дәрескә

Кыңгырау чылтырады.

Укучылар парта артыннан

Үз урыннарын алды.

 

Яңа дәресне аңлагач,

Балалар тынып калды.

Шул чагында батыр тычкан

Тишегеннән юл алды.

 

Нәкъ шулвакыт Гөлия

Тычканны күреп алды,

Куркуыннан чиный-чиный,

Коридорга атылды.

 

Бөтен мәктәпне күтәрде

Гөлиянең тавышы.

Тычкан да куркып качты,

Үз өненә ашыкты.

 


Инсаф Гатауллин, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить