«Иң оста әкият сөйләүче» бәйгесе

12.04.2018 10:34 | СЕЗДӘ НИЛӘР БАР? Печать

«Иң оста әкият сөйләүче» бәйгесе

Бакчабызда «Иң оста әкият сөйләүче» дигән бәйге оештырдык. Балалар бик теләп катнаштылар. «Шалкан», Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар», татар халык әкиятләре «Өч кыз», «Төлке белән каз», «Ике ялкау» һәм башка әкиятләрне шулкадәр оста итеп сөйләделәр – театр артистларымыни! Җиңеп чыгучыларны билгеләп, истәлекле бүләкләр белән сөендердек. Конкурсыбызны төрле җырлы-биюле уеннар һәм табышмаклар чишү белән бергә үреп бардык. Балаларыбызның чыгышларын карарга дип әти-әниләр дә килде. Бәйге бик матур һәм күңелле үтте!

 


Гөлназ Фәррахова, Чаллы шәһәре, 13нче «Елмаю» балалар бакчасы, татар теле тәрбиячесе.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить