Бәхет телим!

12.01.2018 10:28 | СЕЗДӘ НИЛӘР БАР? Печать

Укытучылары: Ләйсән Хафизова, Рәсимә Хафизова.

 

Бәхет телим!

Илебездә бар кеше дә

Бәхетле тормыш корсын.

Һәрбер йортта шат авазлар,

Көлү яңгырап торсын!

 

Кунакларга йөрешсеннәр,

Урыс, татар, марие.

Һәркемгә дә газиз бит ул –

Саклансын туган теле!

Алена Горшкова, 6Б сыйныфы.

 

Дусларга

(шаярту)

Безнең тату сыйныфта

Укый ике тел бете.

Берсе – Ралинә исемле,

Алинә – икенчесе.

 

Бу ике дус дәрестә

Утыралар сөйләшеп,

Тәнәфестә түзеп булмый,

Йөгерәләр әрләшеп.

 

Талашалар, тартышалар,

Чын дуслармы соң болар?!

Юктыр, минемчә, аларны

Кавыштыра парталар.

Дилүсә Кашапова, 6А сыйныфы.


Чаллы шәһәренең 3нче урта мәктәп укучылары иҗаты


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить