Менә нинди тырыш без!

14.11.2017 14:16 | ИҢ КЫЗЫГЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН! Печать

Исәнме, «Көмеш кыңгырау»! Сиңа Чаллы шәһәрендәге «Пушкин исемендәге 78нче пролицей»ның 3нче сыйныф укучылары яза. Без сине көтеп алабыз һәм яратып укыйбыз.

Безгә татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә бик ошый. Дәрестә укыйбыз да, уйныйбыз да, җырлыйбыз да, биибез дә. Укытучыбыз Суфия Мөхәммәдиева безне шигырь һәм сихри әкият дөньясына алып керә, күп нәрсәләргә өйрәтә. Дусларыбыз белән татарча аралашабыз. Төркемебездә рус телле укучылар күп. Өстәмә дәресләрдә татарча шигырьләр дә иҗат итәбез, төрле бәйгеләрдә катнашабыз, беренче урыннарга чыгабыз.

Менә нинди тырыш без!


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить