Акула һәм кыз

14.11.2017 10:31 | ИҢ КЫЗЫГЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН! Печать

Акула һәм кыз

Шулай бервакыт мин урам буйлап барам, ә каршыма акула килә. Акула миңа: «Әйдә, кызый, бергәләп ял паркында йөреп киләбез!» – диде. Мин риза булдым. Бераз йөреп килгәннән соң ул: «Мөмкинме, мин сиңа кунакка керәм?» – дип сорады. Мин аңа: «Әлбәттә!» дип җавап бирдем. Акула минем белән өебезгә керде. «Минем сиңа күчтәнәчем бар», – диде. «Ә нәрсә?» дип сорадым мин. Акула миңа энҗе муенса бүләк итте. Аһ, аның матурлыгы! Ә мин акуланы мармелад белән сыйладым. Ул миңа рәхмәт әйтте. Һәм без аның белән дуслаштык. 


Камилә Демидова, Чаллы, 37нче мәктәп 3А сыйныфы укучысы.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить