Күңелемдә шигырь туды!

13.11.2017 10:38 | ИҢ КЫЗЫГЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН! Печать

Күңелемдә шигырь туды!

Сезгә Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 6В сыйныфында укучы Алия Нуриеваның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Әминова.

 

Кыш билгеләре

Кара җиргә ак бөртекләр,

Гүя мамык, куналар.

Иртән иртүк тышка чыксам,

Бит очларым туңалар.

Җылы җилләр иркәләми,

Салкыннары туңдыра.

Башлыкларны күптән кидек,

Салкын сөяк сындыра.

Әниемнең битләрендә

Кимеде сипкелләре.

Димәк, тиздән кышлар җитәр,

Болар – кыш билгеләре.

 

Әбиемнең тәмле сүзе

Таныш кызлар хыяллана

Ресторанга барырга.

Кара икра, деликатес

Күңелне ымсындыра.

Ә мин кайтам авылыма,

Әбием кочагына...

Мәтрүшкәле серле чәе,

Баланлы бәлешләре...

Сихри рәхәтлекләр бирә

«Балам» дигән сүзләре.

 

Тәгәрәткән бәрәңгенең

Пешкән исе учакта.

Әбиемнең тәмле сүзе

Балдан татлы кайчакта.

 

Тормыш башы авылларда,

Әби-бабай янында.

Ашыгыгыз күрешергә

Алар исән чагында,

Алар көткән чагында!

 

Ел фасыллары

Эх, әгәр мин бөркет булсам,

Күкләргә очар идем.

Көчем, хәлем бер дә бетми

Күк йөзен кочар идем.

Очар идем салкын кышка,

Себер урманнарына,

Тайгадагы боланнарның

Мөгезләрен сыйпарга.

Ә аннары очар идем

Эзләп җылы якларны.

Кая китә микән минем

Дусларым – кыр казлары?

Эзләр идем мин язларның

Ап-ак чәчәк атканын.

Карар идем кайтып көзгә,

Ничек яфрак яуганын...

Шуңа күрә акча җыям

Банк карточкасына.

Пенсиядә китәсем бар

Сәяхәт дөньясына.

 

Көзге яңгыр нәрсә сөйли?

Шау чәчәктә булган шомырт яфрак коя,

Төшә бөтерелеп – күз яшьләре гүя.

Салкын җилләр ботакларын тетрәндерә,

Көзге яңгыр шомыртымның битен юа.

Әле кайчан гына бөреләнгән иде,

Ак чәчәккә күмелгәне хәтеремдә...

Ә аннары тулып пешкән җимешләрнең

Баллы һәм дә татлы тәме иренемдә.

...Һәр мизгелнең үз яме шул, үз кадере,

Салкын кышлар килеп җитәр күп тә үтми.

Мизгел үтәр, нәрсә калыр күңелләрдә?

Көзге яңгыр бүген безгә нәрсә сөйли?


Алия Нуриева, Чаллы, 84нче лицей, 6В сыйныфы.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить