Тамчы да аңламыйм!

13.11.2017 10:35 | ИҢ КЫЗЫГЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН! Печать

Бер классташым татар теле кирәк түгел дигәч бик ачуым килде. Әле ярый дәү әтием: «Кешегә алай каты бәрелергә ярамый» – дип «суытты». Шулай да, тамчы да аңламыйм мин татарча өйрәнергә теләмәгән иптәшләремне. Баласының татар теле дәресләренә йөрүен теләмәгән әти-әниләрне дә аңламыйм. Аларның күбесе татарлар бит. Минемчә, өйдә үзләре татарча сөйләшә алмаган (яисә теләмәгән) әти-әни мәктәптә татар теле дәресләре укытуга каршы чыга. Янәсе, татар теленә ихтыяҗ юк. Балам инглизчә белсә, читкә китеп миллионер булыр, дип уйлыйлар микәнни?
Мәктәп бетергәннәрнең зур күпчелеге Татарстанда калачак һәм аларга татар телен белү (һич югы аңлау) уңайлырак булачак. Безнекеләр кебек: «Ана теле белән кая барып була», – дип уйласалар, чегән халкы инде күптән беткән булыр иде. Ә алар әнә һаман үз телләрендә сөйләшәләр.

Аллаhка шөкер, үз телебездә сөйләшерлек илебез, Америкага китеп бетмәслек халкыбыз бар. Туфан ага Миңнуллин әйтмешли: безнең милләтебез чабаталы чакта югалмады, Татарстанлы чакта югалмас.


Рәйхан Ләйсәне, Чаллы шәһәре, 77нче мәктәп укучысы.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить