«Көнбагышкай»да дуслык һәм бердәмлек бәйрәме үтте

13.11.2017 10:32 | ИҢ КЫЗЫГЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН! Печать

Шушы көннәрдә Чаллының 82нче санлы «Көнбагышкай» балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан кызыклы бәйрәм чарасы үтте. Төрле уеннар белән үрелеп барган чарада барыбыз да бик теләп катнаштык. Балалар белән «4 ноябрь – нинди бәйрәм ул?», – дигән сорауга җавап эзләдек, Татарстанның һәм Рәсәйнең символлары булган гимн, тугра һәм әләм турында сөйләштек. Тугралардагы сурәтләрнең, әләмдәге төрле төсләрнең нәрсә аңлатулары турында фикер алыштык. Һәм, билгеле инде, милли киемнәр һәм ашамлыклар турында да сөйләштек.

Шундый кызыклы уен-биремнәр аша балалар белән җир йөзендә бик күп төрле милләт вәкилләре яшәвен белдек без. Милләтләр бер-берсен хөрмәт итеп, дус яшәргә тиеш! 


Ландыш Солтанова, Ләйсән Хәйруллина, Чаллы шәһәре, 82нче санлы балалар бакчасы.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить