Зәңгәр күзле хыял
Сызылып кына җәйнең матур таңы ата. Мәзин тавыннан шаян кояш алсу йөзенең яртысын гына күрсәткән дә, “йә, кем бүген алдынгылар бәхетенә ия була, минем белән бергә тора?” дип, алтын төсендәге сыңар күзен кыса. Куначада ак, сары тавыкларның уртасында кукыраеп утырган мыҗык әтәч, инде икенче кат сөрән салып, үзенең йокы чүлмәкләрен уятты – тавыклар: “ял көнендә дә иркенләп йокларга бирми”, – дип сукранып, ишегалдындагы чирәмгә сибелделәр.